Барлык яңалыклар
Спорт
28 ноябрь 2021, 12:05

Спорт белән дусбыз!

Илеш районында ГТО нормативлары тапшырылды.

Спорт белән дусбыз!
Спорт белән дусбыз!

Илеш районында спортка, сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү юнәлешендә максатлы эшчәнлек алып барыла. Уңай шартлар һәм мөмкинлекләр җитәрлек. Шуңа күрә кечесеннән алып өлкәненә кадәр спорт белән теләп шөгыльләнә.

ГТО ("Хезмәткә һәм оборонага әзер") Бөтенрусия физкультура-сәламәтләндерү комплексы чаралары да актив үтә. Шул рәвешле Югары Яркәйдәге физкультура-сәламәтләндерү комплексында район оешма- учреждениеләре хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшыруда катнашты. Алар билгеләнгән физик күнегүләрне үтәде һәм алдагы көннәрдә йөзү, чаңгыда йөрү, электрон коралдан ату буенча үз көчләрен сынап карарга җыена.

Аларга тапшырылган норматив нәтиҗәләре буенча йомгак ясалып, алтын, көмеш, бронза билгеләре биреләчәк.

Елдан-ел чарада катнашырга теләүчеләр саны арта. "Спорт белән дусбыз, сәламәт тормыш - безнең яшәү рәвешебез", - диләр илешлеләр.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: