Барлык яңалыклар
Спорт
28 ноябрь 2021, 12:45

Илебез патриотларын тәрбияләү – иң мөһим бурыч!

Республика белән идарә итү үзәгендә Башкортстанда балалар спортына ярдәм белән эшләр ничек булуы турында җанлы сөйләшү булды. Бу сорау аеруча Владислав Третьякны борчый икән.

   Ә балалар спортын үстерү эше бездә яхшы куелган дип ышанычлы әйтергә була. Чөнки ел саен спортчыларга - Башкортстан Республикасы һәм (яисә) Русия Федерациясе спорт җыелма командаларының спорт төрләрендә, шулай ук эстафеталарда, 18 яшькә җитмәгән команда программаларында чыгыш ясаучы әгъзаларына стипендияләр билгеләнә. Стипендия суммасы 5000 сумнан 35 000 сумга кадәр тәшкил итә. Әлеге стипендияләрне алу өчен төбәк спорт төре буенча федерация Башкортстан Спорт министрлыгына гариза бирә. Аеруча сәләтле балалар Башкортстан Республикасы Башлыгының исемле стипендияләрен дә алырга мөмкин.

  Владислав Третьяк шундый сүзләр әйтте: “Спорт - ул бик зур эш, һәм сез аңлагыз, бүгенге көндә, дөньяда булган бүгенге сәяси вәзгыятьтә безгә үз илебезнең патриотларын тәрбияләү бик мөһим. Беләсезме, һәр бала да әни белән әтине тыңламый, ә тренерны ул тыңлаячак, чөнки ул спортның бу төрен ярата, ихтирам итә".

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: