Барлык яңалыклар
Спорт
19 ноябрь 2021, 20:27

Бөек капкачы призына кем лаек?

Бөтен дөньяга билгеле капкачы Лев Яшинны белмәүчеләр сирәктер.

Бөек капкачы призына кем лаек?
Бөек капкачы призына кем лаек?

СССР футбол җыелма командасы аның сәләте һәм спорт осталыгы аркасында заманында зур җиңүләргә иреште. Ул футбол спортының иң мәртәбәле “Алтын туп” призы иясе. Әлеге приз зур күрсәткечләргә ирешкән футболчыларга бирелә. Лев Яшин аны алуга өлгәшкән бердәнбер капкачы. Аңа бу зур бүләк 1963 елда бирелә. Һәр команданың җиңү һәм уңышларының яртысы капкачы осталыгыннан торганын барыбыз да аңлап тора. Шуны күз уңында тотып һәм гаделлек булсын өчен 2019 елда Бөтендөнья футбол федерациясе капкачыларга аерым приз булдырырга карар итә. Бу призны соңгы йөз елда иң көчле дип табылган капкачы исеме белән атарга булалар. Моның өчен 2019 елда бар илләр буенча тавыш бирү оетырыла. Тавыш бирүдә спортчылар, футбол федерацияләре, спорт мәгълүмат чаралары һәм футбол спортын сөюче гади җанатарлар да катнашты. Нәтиҗәдә иң күп тавышны безнең бөек спортчыбыз җыйды һәм мәртәбәле бүләк “Лев Яшин исемендәге приз” дип теркәлде. Соңгы елларда Леонель  Месси һәм Криштиану Роналду алмашлап “Алтын туп” ка лаек булдылар. Агымдагы елда уенчылар арасында да, капкачылар арасында да бу бүләкләрне алу өчен каты көрәш бара. “Алтын туп” бүләгенә уенчылар Леонель Месси, Роберт Левандовски, Гарри Кейн, Жаржиньо, Криштиану Роналду, Килман Мбапе, Ромелу Лукаку, Бензема, Неймар өчен тавыш бирү бара. Җиңүче уенчы һәм капкачының исемнәре 29 ноябрьдә игълан ителәчәк. Ни кызганыч, капкачылар һәм уенчылар исемлегендә безнең ил спортчылары юк. Хәер, нинди футбол, шундый исемлек инде...

Фото:topwar.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: