Барлык яңалыклар
Спорт
2 ноябрь 2021, 18:37

15 яшьлек туташ үз рекордын үзе узды!

Безнең кызлар булдыра!

15 яшьлек туташ үз рекордын үзе узды!
15 яшьлек туташ үз рекордын үзе узды!

Безнең кызлар булдыра!

 

Камилә Вәлиева Канадада берьюлы ике дөнья рекорды куйды. Бу фантастик уңыш! Русия җыелма командасының кызлар арасында фигуралы шуу осталары чираттагы тапкыр дөньяда иң яхшылары булуын раслады. Берьюлы өч туташыбыз Канадада узган “Гран-при” этабында фигуралы шуу буенча беренче өч урынны яулады. Ярышларның төп йолдызы — Камилә Вәлиева, ул ике яңа дөнья рекорды куйды һәм Ванкувердагы “Гран-при” этабында җиңүче булды!

 

Камилә кыска һәм ирекле программасында чыгыш ясап 265,08 балл җыйды. Ирекле программада аерым яңа рекорд — 180,89 балл, шулай ук ике ярыш көне өчен баллар суммасы буенча куелды. Вәлиева бу юлы үзенең дөнья рекордларын да үтеп китте. Октябрьдә Финляндиядә узган турнирда ул ирекле программада 174,31 балл һәм сумма буенча 249,24 балл җыйган иде.

 

Канадада Гран-при этабында икенче һәм өченче урыннарны Русия фигуралы шуу осталары Елизавета Туктамышева (монысы да безнеке!) (232,88) һәм Алена Косторная (214,54) алды.

 

Җиңү яулаган Камилә Вәлиева мондый фантастик прокаттан соң да үзенең уңышын бәяләүдә, һәрвакыттагыча, тыйнак иде. Спортчы кыз, турнир алдыннан куелган бурычны үти алуым белән бәхетлемен, дип кенә әйтеп куйды. Аның өчен Канадада Гран-При өлкәннәр дәрәҗәсендәге беренче этап булды.

 

— Мин бүген бик бәхетле. Үз бурычымны үтәдем диярлек.  Программада уйланылганның барысын да эшләргә тырыштым. Бу минем өчен төп бурыч иде. Әлбәттә, мин куелган бәяләргә чиксез шатмын. Тагын да яхшырак шуарга тырышачакмын, — дип, Камиләнең сүзләрен китерә  “Sport24” басмасы.

Фото: a-fitnes.ru

15 яшьлек туташ үз рекордын үзе узды!
15 яшьлек туташ үз рекордын үзе узды!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: