Барлык яңалыклар
Спорт
21 октябрь 2021, 14:58

Турнир тәмам

“Үз партиямне тәмамлаганда мин тайм-брейк булыр дип уйлаган идем. Бу бик авыр мизгел иде: бер яктан, турнир тәмам, ә икенче яктан, беренчелек өчен көрәшергә кирәк булыр иде".

Турнир тәмам
Турнир тәмам

Ачык турнирның соңгы 11нче турында Владимир Фидосеев Павел Понкратовка ак төс белән отылды. Чигаев-Алексеенко, Горячкина - Андрейкин, Предке - Мотылев, Рахманов - Витюгов һәм Есипенко – Матлаков партияләре тигезлектә (ничья) тәмамланды.
Гроссмейстер Никита Витюгов 11 очконың 7сен җыйды һәм беренче тапкыр үз карьерасында Русия чемпионы булды.  

“Үз партиямне тәмамлаганда мин тайм-брейк булыр дип уйлаган идем. Бу бик авыр мизгел иде: бер яктан, турнир тәмам, ә икенче яктан, беренчелек өчен көрәшергә кирәк булыр иде. Мин бер тапкыр мондый хәлдә калган идем инде. Петр Свидлерга тайм-брейкта отылдым. Киеренке минутлар иде. Шуңа күрә мин саф һавага чыгып киттем. Есипенко – Матлаков партиясендә соңгы адым ясалгач кына җиңелсулап куйдым. Ә уенга килгәндә бу минем 15нче Русия чемпионаты, ягъни суперфиналларда мин калган уенчыларның барысын бергә кушып караганда да күбрәк уйнаганмын булып чыга. Төрле хәлләр була иде, әмма мин беркайчан да бирешмәдем”, – дип сөйли чемпион.

  «Көмеш» – Максим Матлаковта, ул җиңүчедән ярты очкога гына калышты. Өченче урында  - Владимир Федосеев.  Өч призер да Санкт-Петербургтан. 
 Хатын-кызлар арасында Валентина Гунина 11 очконың 8ен җыеп, бер партиядә дә отылмыйча дүртенче тапкыр Русия чемпионы булды.
Икенче урында – Евгения Овод. Галлямова - Гусева, Погонина - Гарифуллина, Войт - Кашлинская и Боднарук – Гиря партияләрендә тигезлек (ничья). 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: