Барлык яңалыклар
Спорт
15 октябрь 2021, 12:13

Көчлеләр җиңү яулады

Уфа шәһәрендә ирләр һәм хатын-кызлар арасында Русия чемпионаты суперфиналының алтынчы туры үтте.

bashinform.ru Көчлеләр җиңү яулады
Көчлеләр җиңү яуладыФото:bashinform.ru

Уфа шәһәрендә ирләр һәм хатын-кызлар арасында Русия чемпионаты суперфиналының алтынчы туры үтте. Ачык турнирда кызыклы партияне Александр Мотылев һем Кирилл Алексеенко уйнады. Ике король дә озын якка рокланган кискен позициядә, акларның пешкалары отты. Әмма Алексеенко куркыныч контршанслар тудыра алды һәм 40нчы барышында ничья теркәлде.

Аклар белән уйнаган Александр Предкега каршы уйнаган Максим Матлаковның да уңышка өмете бар иде. Петербург гроссмейстеры пешкалар белән отты, әмма хәлиткеч мизгелдә каралар белән уйнаган Матлаков контруен булдыруга иреште. 37нче йөрештә ничья теркәлде.

Шулай ук Федосеев — Чигаев, Андрейкин — Есипенко, Горячкина — Рахманов һәм Понкратов — Витюгов тигез исәпкә уйнады.

6 турдан соң нәтиҗәләр:

1 Никита Витюгов -4, 2-4. Владимир Федосеев, Максим Матлаков, Кирилл Алексеенко — 3,5, 5-7. Александра Горячкина, Дмитрий Андрейкин, Андрей Есипенко — 3әр, 8-12. Александр Рахманов, Максим Чигаев, Александр Предке, Александр Мотылев, Павел Понкратов — 2,5 әр.

 

Полина Шувалова һәм Алина Бивол арасында да көчле, кискен уен барды.  Шувалова 48нче йөрештә җиңү билгеләде һәм турнирның лидерына әверелде.

Алина Кашлинская да каралар белән уйнап Марина Гусеваны ышанычлы җиңде. 27 нче йөрештә инде Гусева үзенең җиңелгәнен танырга мәҗбүр булды.

Ничьяга Геря Гарифуллина, Боднарук — Войт, Овод — Галләмова һәм Гунин — Погонина уйнады.

6 турдан соң нәтиҗә:

1-3. Валентина Гунина, Евгения Овод, Полина Шувалова — 4,5 әр, 4-5. Алинә Кашлинская, Алисә Галләмова-3,5, 6-7. Наталья Погонина, Лея Гарифуллина-3шәр, 8әр Ольга Гиря-2,5, 9-10. Дарья Войт, Марина Гусева-2шәр, 11-12. Анастасия Боднарук, Алинә Бивол-1,5 әр.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: