Барлык яңалыклар
Спорт
15 октябрь 2021, 06:13

Хоккей спортында зур үзгәрешләр

Илнең ике җыелмасына яңа баш тренерлар билгеләнде.

Хоккей спортында зур үзгәрешләр
Хоккей спортында зур үзгәрешләр

 Игорь Ларионов Олимпия хоккей командасының баш тренеры итеп тәгаенләнде. Моңа кадәр ул 20 яшькәчә хоккейчылар җыелма командасы баш тренеры иде. Ул киткәннән соң яшьләр командасын Олег Браташ җитәкләячәк.

"Олимпия һәм яшьләр командаларының тренерлар штабын үзгәртү алдагы турнирларга әзерлекнең эффективлыгын арттыру белән бәйле. Игорь Ларионовның бай тәҗрибәсе ил җыелма командасы өчен резерв әзерләүдә ярдәм итәчәк. Олег Браташ озак еллар Русия җыелма командалары системасында эшләде, клуб дәрәҗәсендә дә уңышлары бар, яшьләр җыелмасы белән дә алга китеш көтәбез ", - диде Русия хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк.

Чыганак: championat.com

Фото: championat.com

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: