Спорт
1 октябрь 2021, 05:05

Көн саен актив булыгыз!

Ә син бүген физкультура ясадыңмы әле?

Көн саен актив булыгыз!Көн саен актив булыгыз!
Көн саен актив булыгыз!

    “Хәрәкәттә – бәрәкәт, сәламәт тәндә – сәламәт рух” дигән әйтемнәр турында һәрберебезнең ишеткәне бар, шулай бит? Спортның файдасы турында  һәрдаим ишетеп  торабыз: бу хакта телевизор экраннарыннан, гәзит битләреннән, шулай ук табибка килгәндә сөйлиләр. Спорт күнекмәләре безнең физик халәтне яхшыртып кына калмый, күп кенә чирләрнең үсешен киметә, стрессның организмга кире йогынтысын киметә, йокыны яхшырта һәм психик тормышыбызга да уңай йогынты ясый.

Физик нагрузкаларның мөһимлеген искә алып, без алар белән  даими рәвештә төрле яшьтә һәм өлешләргә бүлеп шөгыльләнергә киңәш итәбез. Күнегүләр уңайлы шартларда, яхшы кәеф белән, рәхәтләнеп башкарылырга тиеш. Шул вакытта үзегезгә дә рәхәт булыр, тормышның ямен, тәмен тагын да ныграк тоярсыз.

Шулай итеп, көн саен физик күнегүләр эшләр өчен практик киңәшләр:

  1. Спорт белән шөгыльләнергә үзегезгә иптәш табыгыз. Бергә-бергә йөгерергә, атларга, сикерергә, йөзәргә күпкә күңеллерәк бит!
  2. Музыканы үзегезгә юлдаш итеп алыгыз. Аның темпын, ритмын кәефегезгә туры килерлек итеп сайлагыз. Шәп, дәртле музыка астында күнегүләр дә шәбрәк һәм активрак үтәчәк. Физик яктан актив булырга бервакытта да соң түгел. Көн саен актив булыгыз.
  3. Күнегүләрне саф һавада ясагыз. Бу сезгә рәхәтлек, кинәнеч, яшәү көче бирер.
  4. Вакыт юклыкка сылтанмагыз. Спорт белән шөгыльләнергә иренгән кешеләр генә вакыт юклыкны сәбәп итеп ала. Әлбәттә, бәләкәй балалары булган әти-әниләргә, эш белән мәшгуль профессионалларга күнегүләр эшләр өчен вакыт табуы авырырак, әмма мөмкин. Теләк булганда күнегүләр күп вакытны алмый ул.
  5. Спортны яратыгыз. Актив, сау-сәламәт, көчле, позитив булыгыз!

С.Х. Әхтәмова,

Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас