Барлык яңалыклар
Спорт
27 сентябрь 2021, 13:12

Суда йөзәләсеңме?

Әбҗәлил районында беренче тапкыр су туризмы буенча ярышлар үтте.

Суда йөзәләсеңме?
Суда йөзәләсеңме?

“Спорт–тормыш нормасы” федераль проекты кысаларында Яктыкүлдә (Әбҗәлил районы) спорт туризмы буенча ачык район ярышлары үтте. Алар Халыкара туризм көненә (27 сентябрь)  багышланган иде.

Ярышлар район хакимиятенең социаль үсеш бүлеге һәм “Баштур” җәмгаяте тарафыннан оештырылды.

Суда Аскар, Магнитогорск, Сибайдан килгән катнашучылар көч сынашты. Көчле җилгә һәм биек дулкыннарга карамастан, барысы да куелган бурычларын үтәп чыкты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 2 һәм 4 кешелек экипажлар арасында катамаран, байдарка, катабайдларда “Баштур” җәмгыяте командалары җиңү яулады.

6 кешелек экипажлы катамараннарда Сибайдан килгән “Вдохновение” турклубы вәкилләре беренче булды.

“Табигатьтә начар һава торышы булмый. Безнең районда су туризмы буенча беренче тапкыр ярышлар үтте. Киләчәктә катнашучылар тагын да күбрәк булыр дип ышанып калабыз”, – диде район хакимият башлыгы.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: