Барлык яңалыклар
Спорт
4 август 2021, 21:58

Алсу кайтты

“Яхшы кәеф белән кайттым”, – ди ул.

https://sport.bashkortostan.ru
https://sport.bashkortostan.ru

Токиодагы Олимпиадада катнашучы Алсу Минһаҗева бүген, 4 августта, туган ягына кайтты.

Алсу Башкортстан республикасы Олимпия резервының спорт мәктәбендә байдарка һәм каноэда ишү белән шөгыльләнә. Токиодагы Олимпиада да ул ишү слаломы буенча ярышта Русиядән бердәнбер спортчы булды.

Мостай Кәрим исемендәге “Уфа” халыкара аэропортында Алсу Минһаҗеваны әти-әнисе, республиканың спорт министрлыгы вәкилләре, тренерлар һәм аның белән шөгыльләнүче остазлары, дуслары каршы алды.

Яшь спортчыга беренче Олимпиада 14нче урын алып килде. Бүген исә Алсу үзенең хис-тойгылары белән бүлеште.

“Яхшы кәеф белән кайттым. Ә ярышлардан соң, яхшырак та булдырып була иде бит дип, бераз кәеф төшкән иде. Әлбәттә, минем белән ярышкан кызларның әзерлеге югары булды, – диде ул. – Әлегә әти-әнием, туганнар янында ял итәргә җыенам. Аннан соң янә ярышларга әзерләнә башлыйм”.

Чыганак: https://sport.bashkortostan.ru

 

https://sport.bashkortostan.ru
https://sport.bashkortostan.ru
https://sport.bashkortostan.ru
https://sport.bashkortostan.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: