Барлык яңалыклар
Спорт
7 апрель 2020, 14:24

Бөтендөнья сәламәтлек көне

Башкортстанда “Сәламәт булу-шәп” флешмобы эшли башлаячак.

Коронавирус пандемиясе шартларында төбәк, ил һәм дөнья спорт тормышы бераз тынып калды. Әмма Башкортстанда физик активлыкны онлайнга күчерергә тырышалар. Активистлар йөгерешчеләр өчен саф һавада йөгерүне яңарту тәкъдиме белән чыга, әмма моңа әлегә төбәк башлыгы указы мөмкинлек бирми.
Региональ компьютер спорты федерациясе рәисе Азамат Моратов 7 апрельдә, республика спорт министрлыгы белән яңа проектны – спортның компьютер төрләре буенча республика онлайн-фестивален башлап җибәрү турындагы документка кул куячак.
"Республика шәһәрләре һәм районнарыннан кибер-спортчылар өйләреннән, укудан тыш вакытта ярышачак", - дип ачыклык кертте Башкортстанның яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов.
Шулай ук 7 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, төбәктә «Сәламәт булу – шәп» дигән флешмоб эшли башлады. Башкортстанның һәр кешесе социаль челтәрләрдә дөрес туклану менюсы һәм туры эфирда зарядка яки башка күнегүләр белән үз постын бастыра ала.
Читайте нас: