Барлык яңалыклар
Спорт
5 апрель 2020, 19:30

Өйдә спорт белән шөгыльләнәбезме?

Уфалылар өчен файдалы акция старт алды.

Уфа хакимиятенең физкультура һәм спорт буенча идарәсе “Уфа өйдә шөгыльләнә!” акциясен башлап җибәрде.

Максаты – үзизоляциядә булган уфалыларны ничек тә күбрәк спортка җәлеп итү, диләр мэриядә. Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен видеоролик төшерергә, аны #Уфатренируетсядома хэштэгы белән социаль челтәрләрдәге битләргә урнаштырырга һәм [email protected] электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Роликта дуслар белән дистанцион эшләнгән тренировкаларны, мастер-классларны күрсәтергә була. Ул видеороликлар “ВКонтакте”да Уфаның физик культура һәм спорт буенча идарәсе битендә урнаштырылачак.

Фото: АиФ

Чыганак: АиФ

Читайте нас: