Шуңа акчаларын да кисәләр.
Русия Премьер - лигасы чемпионатының пандемия сәбәпле тукталып торуы да эзсез үтми. “Уфа” футбол клубы спортчыларының эш хакын 50 процентка киметкәннәр.
Башкортстан футбол клубының генеральный директоры Шамил Газизов белдерүенчә, уенчылар белән бу хакта үзизоляция кертелер алдыннан ук сөйләшү булган.
Русиянең башка клубларында ду шул ук хәлләр. Казанның «Рубин» (50%), Мәскәүнең «Спартак» (40%) клубларында шундый ук “кисүләр” булган.
Әле «Зенит» белән «Динамо»да эш хакын 40 % киметү турында сөйләшүләр бара.