Барлык яңалыклар
Спорт
28 март 2020, 12:38

“Салават Юлаев" хоккей клубы ялга китте

«Салават Юлаев» хоккейчыларының күнегүләре туктатылды һәм билгесез вакытка күчерелә.

«Салават Юлаев» хоккейчыларының күнегүләре туктатылды һәм билгесез вакытка күчерелә. Бу хакта Континенталь хоккей лигасы сезоны йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Исегезгә төшерәбез, коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, КХЛ уеннары вакытыннан алда тәмамланды. Уенчыларның контрактлары апрель ахырына кадәр гамәлдә. «Салават Юлаев» клубы һөҗүмчесе Линус Умаркның командадан китәчәге билгеле булды. Гомүм алганда, клуб җитәкчелеге уфалылар бу сезонны лаеклы итеп үткәрде, дип билгеләп үтте.
Читайте нас: