Барлык яңалыклар
Спорт
24 март 2020, 23:10

Олимпия уеннары 2021 елның җәенә күчерелде

Япониядә узачак Олимпия уеннарын 2021 елның җәенә күчерделәр.

Япония хакимияте коронавирус пандемиясе аркасында шундый чаралар кабул итте. Күчерү инициативасы белән башта, нәкъ Япон Хөкүмәте чыккан иде. Уеннарны күчерү турында карар, Япония премьер-министры Синдзо Абэ һәм Халыкара Олимпия комитеты президенты Томас Бахның сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча кабул ителде. Элегрәк АКШ һәм Германия олимпия комитетлары Халыкара Олимпия комитетын Токиода Олимпиада үткәрүне кичектерергә өндәгән иде. Австралия, Канада һәм Норвегия коронавирус инфекциясе пандемиясе белән бәйле рәвештә үз спортчыларын Олимпиадага җибәрүдән баш тартты.
Япония өчен вәзгыять финанс югалтулары белән катлаулана. Шушы көннәрдә университетның икътисад профессоры Кансай Кацухиро Миямото тәкъдим иткән докладта, бер елга уеннарны кичектерү Япониягә 640,8 млрд иена (5,8 млрд доллар) кадәр төшәчәк, диелә.
Читайте нас: