Барлык яңалыклар
Спорт
21 март 2020, 15:30

Ветераннар сер бирми

Башкортстанның 68 яшьлек ветеран спортчысы, биш тапкыр дөнья чемпионы Петр Прохоров чираттагы зур җиңүен яулады.

Башкортстанның 68 яшьлек ветеран спортчысы, биш тапкыр дөнья чемпионы Петр Прохоров чираттагы зур җиңүен яулады. Пермь шәһәрендә уздырылган армрестлинг буенча, Русия беренчелеге Бөек Җиңүнең 75 еллыгына арналды. Якташыбыз 100 кг үлчәмдә һәм 60 яшьтән өлкәнрәк спортчылар арасында җиңү яулады. Петр Прохоров алдагы көндә дә спорттан читләшмәячәге хакында белдерде. Әйткәндәй, әлеге бәйгедә Октябрьскийдан Юлиә Хәлфина бронза медаль алуга өлгәште. Ветереннарыбыз үзләренең җиңүләре белән яшьләребезгә үрнәк күрсәтә.
Читайте нас: