Барлык яңалыклар
Спорт
21 март 2020, 15:15

Спорт комплексы өстәмә яктыртылачак

Чаңгы спортын сөючеләр Уфада урнашкан “Биатлон” спорт-сәламәтләндерү комплексында яктылык җитмәүгә зарланган.

Чаңгы спортын сөючеләр Уфада урнашкан “Биатлон” спорт-сәламәтләндерү комплексында яктылык җитмәүгә зарланган. Республиканың спорт министрлыгы рәсми вәкиле Айгөл Хафизова бу уңайдан аңлатма бирде.
“25 гыйнвардан 25 февральгә кадәр “Биатлон” комплексы кичке 18 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр яктыртылды. Күп кенә чаңгычыларның үтенече буенча без анализ ясадык. Чынлап та сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә, караңгы төшкәч тә чаңгыда шуарга теләүчеләр күплеге ачыкланды. Шуңа күрә “Биатлон” спорт комплексының 2021ел бюджетына чаңгы юлларын өстәмә яктырту буенча финанс күләме арттырылачак” – диде Айгөл Хафизова. Спорт министрлыгы 2020 елның көз һәм кыш айларында да бу мәсьәлә уңай хәл ителәчәк дип ышандыра.
Читайте нас: