Барлык яңалыклар
Спорт
21 март 2020, 15:40

"Салават Юлаев" легионеры Линус Умарк КХЛ плей-оффына әйләнеп кайтудан баш тартты

«Салават Юлаев» хоккей командасының һөҗүмчесе Линус Умарк” КХЛ плей-оффы яңадан дәвам иткән очракта да, Русиягә әйләнеп кайтмаячакмын”, - дип белдерде.

«Салават Юлаев» хоккей командасының һөҗүмчесе Линус Умарк” КХЛ плей-оффы яңадан дәвам иткән очракта да, Русиягә әйләнеп кайтмаячакмын”, - дип белдерде.
-Без «Салават»ның фин уенчылары: Метсола, Маннинен һәм Хартикайнен белән бергә Русиядән китү планнарын билгеләдек. 10 апрельдән соң КХЛда сезон дәвам итсә дә, мин кире кайтмыйм. Ил чикләрен ябалар, дип ишеттек, һәм барыбыз да өйләребезгә кайтырга теләдек. Мондый вакытларда һәркемнең үз гаиләсе белән бергә буласы килә, - дип җавап бирде Умарк Expressen га биргән интервьюсында.
Исегезгә төшерәбез, Континенталь хоккей лигасы, коронавирус ситуациясенә бәйле рәвештә, Гагарин Кубогы плей-офф уеннарын туктатты. Кичә, «Ак Барс» командасы, җиңүчене билгеләмичә генә, чемпионатны вакытыннан алда тәмамлау үтенече белән мөрәҗәгать итте.
«Салават Юлаев» хоккей клубының генераль директоры Александр Курноусов Линус Умаркның сәер белдерүенә аңлатма бирде:
-Линус бик эмоциональ кеше. Ул клуб җитәкчелеге әйткән барысын да эшләячәк, - диде генераль директор.
Читайте нас: