Барлык яңалыклар
Спорт
21 март 2020, 15:35

Фуркад җиңүче булып китте

Финляндиядә биатлон буенча узган дөнья кубогы этабында алтын медаль яулап, соңгы унъеллыкның иң яхшы биатлончысы Мартен Фуркад спорттан китүе хакында белдерде.

Финляндиядә биатлон буенча узган дөнья кубогы этабында алтын медаль яулап, соңгы унъеллыкның иң яхшы биатлончысы Мартен Фуркад спорттан китүе хакында белдерде.
Дөнья кубогының соңгы этабы Норвегиядә узарга тиеш иде. Әмма биатлон сезоны, спортның башка төрләре кебек үк, коронавирус аркасында алдан тәмамланды. Мартен ун ел элек биатлон спорт ишеген киң итеп ачып килеп керде һәм җиңүче булып чыгып китте. Шушы ун ел эчендә Француз спортчысы дөнья Кубогы этапларында 82 алтын медаль, 7 тапкыр дөнья Кубогын яулаган, 12 тапкыр дөнья чемпионы һәм 6 тапкыр Олимпия уеннары җиңүчесе булуга ирешкән. Спортчының Франциянең җылы һәм карсыз төбәгендә туып үсүен, биатлон белән бары 14 яшендә генә шөгыльләнә башлавын исәпкә алсаң, аның җиңүләре бөтенләй могҗиза кебек күренә. Биргәч, бирә бит Ходай сәләтне. Мартен җиңүләр яулый башлаганчы, Франциядә биатлон спорты белән кызыксынучы да булмаган. Аңардан үрнәк алып, Кентен Фийон-Майе, Эмильен Жоклен, Симон Дестье кебек көчле француз спортчылары үсеште. Кайда да үрнәк кирәк шул.
Читайте нас: