Барлык яңалыклар
Спорт
18 март 2020, 21:55

Спорт сөючеләргә күңелсез яңалыклар

Дөньякүләм сәламәтлек оешмасы 11 март көнне “яңа вирус пандемия дәрәҗәсенә күтәрелде” дип хәбәр итте.

Дөньякүләм сәламәтлек оешмасы 11 март көнне “яңа вирус пандемия дәрәҗәсенә күтәрелде” дип хәбәр итте.
Шул көннән кеше күп җыелган җирләрдә карантин игълан ителә башлады. Спорт чаралары да читтә калмады. Спорт, гомумән, иң массакүләм күңел ачу төрләренең берсе, шуңа күрә дистә меңләгән җанатар хәвеф төркеменә эләгә. Иң башта Италиядә футбол буенча ил чемпионаты уеннары туктатылды. Артабан, якын арада үтәргә тиешле зур ярышларга чикләүләр куя башладылар. Канада да хатын-кызлар арасында хоккей буенча дөнья чемпионатын үткәрмәячәге хакында хәбәр итте. Биатлон һәм чаңгы узышлары буенча дөнья кубогы этапларын үткәрү тыелды һәм үткәрелгән этаплар нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде. Нәфис гимнастика буенча Гран-при, спорт гимнастикасы буенча дөнья кубогы, өстәл теннисының дөнья чемпионаты, шорт-трек буенча дөнья чемпионаты бәйгеләре үткәрү тыелды. Бүгенгесе көндә хоккей буенча дөнья чемпионаты, футбол буенча Европа беренчелеге һәм Токиода узарага тиешле Олимпия уеннарының язмышы хәл ителә.
Континенталь хоккей лигасының плей-офф уеннарының да азакка кадәр дәвам итүе шик астында. Чөнки Финляндиянең “Йокерит” һәм Казахстанның “Барыс” командалары арытабан уеннарда катнашудан баш тарттылар. Безнең “Салават Юлаев” командасының төп уенчысы Линус Умарк та: “ Плей-офф уеннарын туктатырга кирәк”,– дип чыгыш ясады. Футбол буенча ил чемпионаты уеннары туктатылачагы хакында сүзләр йөри. Әйткәндәй, Италия, Франция, Бөек Британия, Испания, Германия футбол чемпионатлары ябылды да инде. Күпләр көтеп алган фигуралы шуу буенча дөнья чемпионаты да, керлинг һәм туплы хоккей дөнья чемпионатлары да уздырылмаячак. Кыскасы, кечкенә бер вирус яман зураеп, барлык спортны җиңеп чыкты.
Читайте нас: