Барлык яңалыклар
Спорт
18 март 2020, 21:15

Динар Вәлиев - бронза медаль иясе

Узган ялларда Инцелда (Германия) бозда узышу буенча шәхси дөнья чемпионатының җиденче һәм сигезенче этап финаллары булырга тиеш иде.

Узган ялларда Инцелда (Германия) бозда узышу буенча шәхси дөнья чемпионатының җиденче һәм сигезенче этап финаллары булырга тиеш иде. Әмма билгеле вакыйгалар – коронавирус хәвефе белән бәйле рәвештә, оештыручылар бу ярышларны үткәрмәү турында игълан итте. Халыкара мотоцикл федерациясеннән 4-5 апрельдә Нидерландның Херенвен шәһәрендә узарга тиешле ике йомгаклау этабын гамәлдән чыгару турында да хәбәр килде. Шулай итеп, 55 шәхси дөнья чемпионаты нәтиҗәләре үткәрелгән алты этап буенча чыгарылды. Икенче ел рәттән дөнья чемпионы исеменә Тольяттидан Даниил Иванов лаек булды. Каменск-Уральскидан Дмитрий Хомицевич – көмеш, Г. Кадыйров исемендәге техник спорт төрләре үзәге спортчысы Динар Вәлиев бронза медаль яулады. Әйткәндәй, Динар икенче ел рәттән дөнья беренчелегенең өченче баскычына күтәрелде. Спидвей буенча 21 мартта Польшада узарга тиешле Европа чемпионатын да уздырмаска карар ителде. Анда Уфа егете Дмитрий Солянников ярышырга тиеш иде. Әмма явыз вирус барлык планнарны бозды.
Читайте нас: