Барлык яңалыклар
Спорт
18 март 2020, 21:25

Чемпионат туктатылды

“Уфа” футбол клубы генераль директоры Шамил Газизов Русия чемпионаты туктатылган очракта клубның планнары белән уртаклашты.

“Уфа” футбол клубы генераль директоры Шамил Газизов Русия чемпионаты туктатылган очракта клубның планнары белән уртаклашты.
“Әгәр дә алдагы уеннар туктатылса, нәрсә белән шөгыльләнү буенча вариантлар күп түгел. Өстәмә рәвештә аерым спорт җыеннары үткәрү финанс яктан авыр булачак. Беренче чиратта, җыеннарны үткәрү урыны мәсьәләсе килеп баса. Әгәр дә Сочига барырга уйласак, хәзер анда Мәскәүнең “Динамо” командасы урнашкан. Атна азагына “Локомотив” командасы бара. Димәк, уен мәйданнары буш булмаячак. Безгә, мөгаен, Уфада шөгыльләнергә туры килер,– диде ул. Аның сүзләренә караганда, команда да коронавируска каршы көрәш буенча барлык кирәкле чаралар күрелә. “Һәр өч-дүрт сәгать саен спортчыларның тән температурасын тикшерәбез. Гыйнвар башыннан бирле салкын тию яки ОРВИ белән авыручылар юк. Без гел самолетлар белән очабыз, хәвеф зонасы зур”,– диде Шамил Газизов.
Читайте нас: