Барлык яңалыклар
Спорт
17 март 2020, 21:20

Русия чемпионатлары ярышлары туктатылды

Хоккей (КХЛ), футбол (РПЛ) һәм баскетбол (ВТБ Бердәм Лигасы) буенча Русия чемпионатлары ярышларны 10 апрельгә кадәр туктатып торды. Моның сәбәбе - коронавирус таралу куркынычы.

Хоккей (КХЛ), футбол (РПЛ) һәм баскетбол (ВТБ Бердәм Лигасы) буенча Русия чемпионатлары ярышларны 10 апрельгә кадәр туктатып торды. Моның сәбәбе - коронавирус таралу куркынычы.
"КХЛ спорт министрлыгы тәкъдимнәре, төбәк хакимиятләре карарлары һәм эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чемпионатның икенче этабын, плей –офф уеннарын туктатырга карар кылды. Әгәр 10 апрельдән соң чикләү чаралары киметелсә яки бетсә, КХЛ чемпионатның икенче этабын үткәрүгә әзер булачак,"- диелә лиганың рәсми сайтында.
КХЛ президенты Алексей Морозов лига өчен беренче урында һәрвакыт җанатарлар һәм уенчылар торуын билгеләп үтте. Лига җитәкчесе фанатларны, спортчыларны һәм менеджерларны бу карарны аңлап кабул итәргә чакырды.
Шулай итеп, Уфа 10 апрельгә кадәр зур ярышлар кабул итмәячәк.
Читайте нас: