Барлык яңалыклар
Спорт
14 март 2020, 00:20

ГТО нормасы өчен күпме балл биреләчәк?

Башкортстан югары уку йортлары укырга кергәндә ГТО билгесе өчен баллар өстиячәк.

Башкортстан югары уку йортлары абитуриентлар укырга кергәндә өстәмә баллар өстиячәк. Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының 1147 нче боерыгы нигезендә, агымдагы елда укырга керүчеләргә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура-спорт комплексының алтын билгеләре өчен 1- 10 балл өстәләчәк.
Республика уку йортларында алар түбәндәгечә исәпләнәчәк:
УГАТУ — 1 балл;
УГНТУ — 5 балл;
БашГУ — 3 балл;
БГАУ — 5 балл;
УГУЭС — 2 балл;
БГПУ — 2 балл;
БГМУ — 1 балл;
УЮИ МВД РФ — 3 балл;
БАГСУ — 5 балл;
БИФК — 5 балл;
УфИПС-2 балл.
21 мартта гадәттән тыш хәлләр министрлыгы манежында (Уфа, Комаров урамы, 9/3 йортта) барлык теләүчеләр кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү буенча нормативларны 10.00 сәгатьтән 14.30 сәгатькә кадәр тапшыра алачак.
Үзегез белән медицина белешмәсе һәм паспорт булырга тиеш.
Читайте нас: