Барлык яңалыклар
Спорт
8 март 2020, 13:55

Уфада “Николай Валуев исемендәге бокс спорт мәктәбе” ачылды

Уфада "Николай Валуев исемендеге Башкортстан Республикасы бокс буенча олимпия резервының спорт мәктәбе” ачу тантанасы булды.

Уфада "Николай Валуев исемендеге Башкортстан Республикасы бокс буенча олимпия резервының спорт мәктәбе” ачу тантанасы булды.
Спорт мәктәбен ачу тантанасына РФ Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев, Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице - премьеры Андрей Назаров, вице-премьер Ирек Сәгыйтов, Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин килгән иде.
"Бу спорт үзәге, бөтен ил һәм республика горурлана алырлык чемпионнар чыгарачак әле. Ринг сезгә спорт юлында да, сез үзегез сайлаган башка тормыш юлында да ышанычлы итеп аякта басып торырга ярдәм итәр дип ышанам», - диде Николай Валуев.
Яңа залда 4 тренер җитәкчелегендә 180 кеше югары спорт әзерлеге узачак. Спорт мәктәбендә, гомүмән, барлыгы 26 тренер ярдәме белән 700 дән артык яшь спортчы шөгыльләнәчәк.
7 мартта яңа спорт мәктәбендә «бокс көне» ачык республика турниры узды, Анда Башкортстаннан һәм Оренбург өлкәсеннән 10-40 яшьлек спортчылар катнашты.
Читайте нас: