Икенче периодта да уен безнең капка янында дәвам итте. Очрашуның 31нче минутында Алексей Емелинның һөҗүме төгәл булып чыкты. Безнең капкачы Юха Метсола бу голдан соң, запас уенчылар эскәмиясенә юнәлде. Андрей Кареев Метсоланы алыштырырырга чыкты, тик, ул да тагын бер гол керттерде. Исәп Омск командасы файдасына 0:5 булып китте. Безнең өчен бу күңелсез тенденцияне, очрашуның 47нче минутында Хартикайнен бер гол кертеп, бераз үзгәртә алды. Николай Цулыгин тәрбияләнүчеләре, уен дәвамында, унышлырак һәм ешрак һөҗүм итсәләр дә исәпне үзгәртә алмадылар. Таблодагы ахыргы исәп-1: 5. Плей-офф сериясендә исәп 2:2. Командалар 9 март көнне Балашиха шәһәрендә бишенче уенны үткәрәчәк.