Барлык яңалыклар
Спорт
8 март 2020, 16:40

Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча дөнья чемпионы

Милләттәшебез Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча, яшүсмерләр арасында дөнья чемпионы.

Таллинда фигуралы шуу буенча, юниорлар дөнья чемпионаты Русия җыелмасының тулы триумфы белән тәмамланды. Камилә кыска һәм ирекле программада рекорд куеп, алтын медальгә ия булды. Икенче урында шулай ук, Русия спортчысы Дарья Усачева. Кызлар икесе дә Этери Тутберидзе группасында шөгыльләнә. Безнең команда чыгышына мондый бәяне ярышлар тәмамланганчы ук бирергә мөмкин иде, әмма җанатарлар, нәкъ, соңгы төрне аеруча дулкынланып көтте. Кызлар арасында медальләр өчен көрәш иң көчергәнешлесе булды.13 яшьлек Камилә Вәлиева ике ярыш көнендә дә, көндәшләренә кечкенә шанс та калдырмады һәм рекорд куеп җиңү яулады.
Читайте нас: