Барлык яңалыклар
Спорт
1 март 2020, 16:45

Радий Хәбиров «Салават Юлаев " клубы белән очрашты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Салават Юлаев» хоккей клубы уенчылары, тренерлары һәм җитәкчелеге белән очрашты.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Салават Юлаев» хоккей клубы уенчылары, тренерлары һәм җитәкчелеге белән очрашты.
Клубның генераль директоры Александр Курносов әйтүенчә, яз бик кызу булырга охшаган, ә республика җитәкчесе плей-офф алдыннан очрашулар традициясе булырга тиеш, дип билгеләп үтте.
“Регуляр чемпионат бик драматик булды. Без сезнең өчен бөтен республика белән җан аттык һәм плей-оффта катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Мин шәхси кичерешләрем белән уртаклашам. Мин әлегә кадәр хоккейга җаным-тәнем белән мөкиббән киткән кешемен дип әйтә алмыйм. Узган бер ел эчендә мин команданың республика өчен нинди зур әһәмияткә ия булуын тирәнрәк аңладым. Безнең халык өчен “Салават Юлаев” зур урын алып тора. Мин районнар буйлап йөргәндә кызыклы күренешкә тап булдым. Һәр авылда диярлек хоккей мәйданчыгы кую теләге бар. Малайлар һәм хәтта, өлкәннәр дә хоккей уйный. Һәм барысында да яшел төсле хоккей формасы бар. Быел мин үзем дә тимераякка бастым һәм тугыз тренировка алдым. Мөгаен, бик уңышлы түгелдер, әмма мин хәзер моның нинди авыр спорт төре икәнлеген аңладым. Без һәм җанатарлар сезгә ышанабыз. Плей-оффта яхшы күрсәткечләргә ирешеп, республикада бәйрәм булуын теләр идек. Бөтен яз плей-офф эгидасы астында узачак”, - диде Радий Фәрит улы.
“Салават Юлаев” беренче уеннарын 1 һәм 3 мартта Омскиның “Авангард” командасы белән уздырачак. Үзебездә очрашулар 5 һәм 7 мартта «Уфа-Арена» да узачак.
Регуляр чемпионатта безнең егетләр “Авангард” командасы белән дүрт тапкыр очраштылар һәм ни кызганыч, дүртесендә дә җиңелделәр.
“Салават Юлаев” һөҗүмчесе Александр Кадейкин әйтүенчә: “Сезон- ул башка уеннар. Плей-оффта барысы да башкача”.
Егетләребезгә уңышлар телибез! Бүген беренче уенны карарга онытмагыз!
Читайте нас: