Барлык яңалыклар
Спорт
1 март 2020, 22:35

Плей-офф җиңелүдән башланды

1 мартта Континенталь хоккей лигасының плей-офф уеннары старт алды.

“Салават Юлаев” регуляр чемпионатны Көнчыгыш конференциясе турнир таблицасында алтынчы урында тәмамлады. Нәтиҗәдә, без турнирда өченче баскычка күтәрелгән “Авангард” командасына чыктык. Омск командасы безнең өчен бик уңайсыз булып тора. Чөнки регуляр чемпионатта алар белән дүрт тапкыр очрашып, дүртесендә дә җиңелү кичердек. Плей-оффның беренче уены Балашиха шәһәрендә узды. Уен безнең егетләрнең көчле һөҗүмнәре белән башланды. Плей-офф уенының беренче шайбасын да безнең һөҗүмче-Линус Умарк кертте. Әмма артабан хуҗалар уенны үз кулларына алдылар һәм икенче чор азагына исәп 5:2 иде инде. Өченче чорны капкачыны алмаштырып башладык. Бу голларның барсында да Метсоланы гаепләргә дә ярамыйдыр, ни дисәң дә, ул 66 атаканы кире кайтара алды. Соңгы чорда туктаусыз һөҗүм итүгә карамастан, уңышка ирешә алмадык. “Авангард” үз бозында 5:2 исәбе белән җиңү яулады. Киләсе уен шулай ук Балашиха шәһәрендә узачак.
Читайте нас: