Спорт
21 Декабря 2019, 09:15

Уфада шорт- трек үзәге ачылды

Уфа бозында күнегүләр генә түгел, шулай ук Русия һәм халыкара ярышлар үткәрү дә мөмкин булачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфа бозында күнегүләр генә түгел, шулай ук Русия һәм халыкара ярышлар үткәрү дә мөмкин булачак.
Тимераякта шуу өчен махсус билгеләнгән ябык боз шугалагын, спортчылар 7 ел көтте. Әлеге спорт мәйданы барлык заманча таләпләрне исәпкә алып төзелгән һәм җиһазландырылган. Һәм монда шөгыльләнү уңайлы гына түгел, хәвефсез дә. Шугалакта шорт-трекистлар белән бергә фигуристлар да шөгыльләнәчәк. Алар өчен махсус хореография залы да булдырылган. Мондый заманча спорт комплексы якташыбыз Семен Елистратов кебек Олимпия чемпионнарын, аңа лаеклы алмаш әзерләргә ярдәм итәчәк, дигән ышанычтабыз. Хәер, өметле яшьләребез үсеп килә дә инде. Мәсәлән, яшь спортчыбыз Таһир Шәйнуров, шушы көннәрдә, Әнкарада үткәрелгән халыкара ярышлардан җиңү белән кайтты. Яшь шорт-трекистның төп хыялы - Олимпия чемпионы булу. Яңа шугалак ачылу аны хыялына якынайтыр, дип өметләнәбез.
Әлеге комплекс барлыкка килгәч, республика хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров: “Башкортстан җитди халыкара ярышлар үткәрә алачак”,- дип белдерде.
Ике катлы спорт комплексы ун мең квадрат метр мәйданны били һәм 2 мең тамашачыга исәпләнгән. Алдагы елда әлеге спорт комлексында бассейн төзи башлаячаклар. Өченче этапта “Төзүчеләр” боз мәйданын төзекләндерү дә планлаштырыла.
Читайте нас