Спорт
15 Декабря 2019, 17:40

Катнаш көрәш турниры

Уфада катнаш көрәш буенча Башкортстан кубогы старт алды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Уфада катнаш көрәш буенча Башкортстан кубогы старт алды.
15 декабрьдә Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров катнаш хәрби көрәш буенча ирләр һәм яшүсмерләр арасында республика Кубогын ачу тантанасында катнашты.
Ярышлар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм иминлек органнары ветераны, Советлар Союзы Герое Вениамин Недошивинның истәлегенә багышланган. Төбәк җитәкчесе турнирда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде, уңышлар һәм җиңүләр теләде.
- Бу көннәрдә безнең республика спорт ярышлары белән кайный. Хәтта монда, "Динамо" мәйданында хәзер ярышлар бара. Безнең егетләр туп белән хоккей уйныйлар. Шайбалы хоккей буенча да уеннар бара. Мин өч көн элек кенә Русия Федерациясе спорт министры кулыннан ,Милли спорт премиясе алдым. Башкортстан аңа илнең иң яхшы спорт төбәге буларак лаек булды. Бу безнең уртак казанышыбыз. Ярышларда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, бу спортның бик авыр төре, дип әйтәсем килә. Тәҗрибәле тренерлар башлангычында алган барлык күнекмәләрне, сез көчсезләрне яклау өчен генә кулланыгыз, көчле һәм ышанычлы булуыгыз белән һәрвакыт горурланыгыз, - диде Радий Хәбиров.
Ярышларны республиканың катнаш сугышчан көрәш федерациясе (ММА), Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, шулай ук Иминлек органнары ветераннары советы һәм «Динамо» физкультура-спорт җәмгыятенең төбәк бүлеге оештыра. Анда 2006-2007, 2004-2005 һәм 2002-2003 елларда туган ир-атлар һәм яшүсмерләр катнаша. Турнир ачылганнан соң, Республика Башлыгы Югары лига командалары арасында туп белән хоккей буенча Русия беренчелеге матчында да булды. 30 елдан соң Уфаның яңадан тергезелгән «Кировец» командасы, «Динамо» стадионы бозында Уральскиның «Акжайык» командасы белән очрашты.
Читайте нас