Спорт
14 Декабря 2019, 15:55

Алексей Талай кебек көчле рухлы булырга!

Салаватта үткән “Үсеш территориясе” форумы кунакларының берсе – Алексей Талай.

Добавить в предпочтительные источники Google
Салаватта үткән “Үсеш территориясе” форумы кунакларының берсе – Алексей Талай. Көчле рухлы бу спортчы - миллионлаган кешеләргә үрнәк, тормыш юлында күпләргә маяк булырлык күркәм шәхес.
Алексей Талай - йөзү буенча спорт мастеры, Беларусиянең Паралимпия җыелма командасы әгъзасы, эшкуар һәм хәйрия эшләре буенча билгеле кеше. Алексей үзенең шәхси үрнәге белән тормышта авырлыкларга бирешмәскә, һәрбер мөмкинлекне файдаланырга чакыра.
Бүгенге көндә ул уңышлы бизнес оештырган, тхэквондо буенча кара билбау иясе һәм иң мөһиме – дүрт баланың яраткан әтисе.
Читайте нас