Уфага 5 декабрьдә художестволы гимнастика буенча атказанган спорт мастеры Ләйсән Үтәшева килә.
Русия һәм халыкара ярышларда җиңүче, ике тапкыр Европа чемпионы, телевидениедә алып баручы Ләйсән Үтәшеваның башкалабызга килү сәбәбе бик гади – данлыклы якташыбыз Башкортстанда үтүче художестволы гимнастика буенча ачык чемпионатның почетлы кунагы булачак. Чемпионат Халыклар дуслыгы проспектында урнашкан спорт әзерлеге үзәгендә үтә.
Ләйсәнне кичен 19.00 сәгатьтә “Уфа утлары” күңел ачу комплексында да күрергә мөмкин булачак – гимнастка “Мотивация” исеме астында авторлык мастер-классы күрсәтәчәк. Бизнес-леди якташыбыз шәхси тәҗрибәсе белән уртаклашачак, яшәү рәвешен яхшырту, теләгән нәтиҗәләргә ирешү буенча практик киңәшләрен бирәчәк, дип хәбәр итәләр республиканың Спорт министрлыгында.