Спорт
28 Ноября 2019, 17:15

Уфада халыкара турнир

1 декабрьдә Уфа спорт сараенда, беренче тапкыр “Евразия Кубогы” турниры үткәрелә.

title
1 декабрьдә Уфа спорт сараенда, беренче тапкыр “Евразия Кубогы” турниры үткәрелә.
Турнирда джиу-джитсу көрәше буенча дөньякүләмендә билгеле спортчылар көч сынашачак. Төп көрәш -Джеф Монсон һәм Александр Чистов арасында булачак. Халыкара бәйгегә алардан тыш, Кржишек Сухорабский (Польша), Карлос Фариас (Бразилия), Георгий Емельянов (Русия), Маркос Альмейда (Бразилия), Брено Петерсон-Нелис (Бразилия) көрәшәчәк.
30 ноябрьдә күренекле спортчылар белән матбугат конференциясе уздырылачак һәм гадәттәгечә спортчыларны бәйге алдыннан үлчәү тантанасы булачак.
Бәйге 1 декабрьдә 18 сәгатьтә башлана. Иртәнге 9 дан 17 сәгатькә кадәр, үсмерләр һәм яшьләр арасында, джиу- джитсу буенча бишенче Республика чемпионаты үтәчәк. Анда 12 яшьтән 20 яшькәчә, спортчылар көч сынашачак. Уфа спорт сараена чакырып калабыз.
Читайте нас