Спорт
27 Ноября 2019, 07:15

“Бу спорт төрен үстерәчәкбез”

Фәнис Әминев үзенең “ВКонтакте” социаль челтәрендә Баймак лицей-интернаты турында язып чыкты.

Добавить в предпочтительные источники Google
- Ди Баймак районы башлыгы Фәнис Әминев үзенең “ВКонтакте” социаль челтәрендә.
- Соң булуына карамастан, Баймак лицей-интернатында эш кайный. Кемдер дәресен хәзерли, берәүләр бүлмә, кабинет җыештыра, спорт белән шөгыльләнгәннәр бар. Монда 350 бала укый, аларны 6 тапкыр ашаталар.
Әлбәттә, интернаттагы тормыш өйдәге тормыштан аерыла. Лицейда тәрбияләнүчеләр үзаллылыкка иртә өйрәнә, үзе һәм үзенең гамәлләре өчен тулысынча җаваплы була. Алар буш утырмый, һәр минутлары берәр шөгыльдә үтә.
Шунысы куанычлы, монда көрәш буенча ике секция эшли. Тренерлар бар, балалар рәхәтләнеп шөгыльләнә. Моңа без үзебез инандык.
“Спорт көрәше – мәктәпкә!” исемле федераль проектка яңа төзелгән 5 санлы мәктәпне кертер өчен дә без эш алып барабыз. Спорт залы бар, кирәкле спорт инвентаре сатып алу мәсьәләләре белән шөгыльләнәбез. Республика башлыгы Радий Хәбиров безнең республика өчен спорт көрәшенең мөһимлеге турында сөйләгән иде. Чыннан да, безнең төбәк һәрвакыт үзенең көрәшчеләре белән дан тотты һәм бу спорт төрен безнең районда үстерү буенча мотлак эшләячәкбез.
Читайте нас