Башкорт дәүләт аграр университеты студентлары дөньякүләм спорт бәйгеләрендә җиңә. Венгриядә грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионатында Ислам Опиев – алтын, Фәдис Вәлитов – бронза медаль алуга өлгәштеләр. Университетның биотехнологияләр һәм ветеринар медицина факультетында белем алучы Ислам 77 килограмм үлчәмдә җиңү яулады. Агротехнологияләр һәм Урман хуҗалыгы факультеты студенты Фәдис 63 килограмм үлчәмдә өченче баскычка күтәрелде. Узган елда Ислам Европа чепмпионатында җиңү яулаган булган. Фәдис шул ук чемпионатта бронза медаль алуга өлгәшкән. Республика җыелмасының өлкән тренеры Рамил Сираев та егетләрнең сәләтле икәнлекләрен ассызыклый.