Спорт
20 Ноября 2019, 17:30

Спорт мәйданнары төбәкләргә күчә

Русия Хөкүмәте карары нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан заманча спорт объектлары төбәкләр карамагына күчерелә.

title
Белүебезчә, 2018 елда Русиядә футбол буенча дөнья чемпионаты үткәрелде. Аны үткәрү өчен, илнең 12 шәһәрендә, яңа спорт мәйданнары төзелде. Русия Хөкүмәте карары нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан әлеге заманча спорт объектлары төбәкләр карамагына күчерелә. Шул ук вакытта, Федераль үзәк аларның эшчәнлеген тәэмин итүне 2024 елга кадәр үз өстенә ала. 2024 елдан соң, аларның эшчәнлеге үзләре тапкан керем һәм регион казналары исәбенә алып барылачак. 1 гыйнвардан Татарстанның футбол чемпионаты өчен төзелгән спорт мәйданы “Ак Барс банк Арена” дигән атама астында эшли башлаячак. Бүгенгесе көндә, “Казан Арена” исемен йөрткән спорт объекты директоры Радик Миңлеәхмәтов алдагы планнары белән таныштырды.
  • Якын көннәрдә стадионның тышкы һәм эчке корылышына берникадәр үзгәрешләр кертеләчәк. Стадион безгә тапшырылыр алдыннан ук аңа яңа исем эзли башлаган идек. Спорт объектының яңа исемен билгеләүне төбәк карамагына калдыруны хуплап каршы алдык. Казанда дөньякүләм зур спорт чаралары уздырылып тора. Аның исемендә Республиканың иң зур банкы атамасы булу, банкны да дөнья күләмендә таныту өчен бик уңай булырына өметләнәбез, – диде Радик Миңлеәхмәтов. “Ак Барс” банкының идарә рәисе Зөфәр Гәрәев тә зур спорт чаралары оешма эшчәнлеген тагын да җанландырыр дигән ышанычта.
  • Читайте нас