Котланучылар арасында ике тапкыр Стэнли Кубогы иясе һәм Олимпия чемпионы Сергей Зубов та бар иде. Дөньякүләм танылу алган хоккейчылар арасында Сергей Зубов безнең илнең тугызынчы вәкиле. Аңа кадәр хоккей легендалары исемлегенә тренер- Анатолий Тарасов, капкачы- Владислав Третьяк, уенчылар- Валерий Харламов, Александр Якушев, Вячеслав Фетисов, Игорь Ларионов, Павел Буре, Сергей Федоров һәм Сергей Макаров кертелде. Сергей Зубов ЦСКА клубы тәрбияләнүчесе. Әлеге клуб белән 1988-1989 ел уен мизгелендә ул СССР чемпионы исемен яулый. 1992 елда Олимпия чемпионы була. 1994 елда “Нью –Йорк Рейнджерс” һәм 1999 елда “Даллас” клублары белән Стэнли Кубогын алуга өлгәшә.