Спорт
20 Ноября 2019, 16:20

Ачык шахмат турнирына килегез

Уфада Хәрби Дан музее кубогына бишенче тапкыр ачык шахмат турниры үткәреләчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Шахмат барлык яшьтәге кешеләрне дә берләштерә торган спорт. Төрле буын кешеләренең яшәү мәгънәсенә дә әйләнә ул. 24 ноябрь көнне Республиканың Хәрби Дан музеенда юбилей турниры оештырыла. Турнир музей белән якыннанрак танышу өчен дә бик әһәмиятле. Хәрби Дан музее Бөек Җиңүнең 55 еллыгын билгеләгән көннәрдә үз ишекләрен ачты. Инде егерме елга якын ул балалар, үсмерләрне һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә. Өлкән кешеләр һәм ветераннар оешмалары белән дә алар тыгыз элемтәдә. Әлеге шахмат турнирында 2001 елгы һәм өлкәнрәк булган һәрбер кеше катнаша ала. Теләк белдерүчеләр Уфа шахмат порталында да, музейның үзендә дә алдан теркәлергә мөмкиннәр. Ачык турнирны Республиканың Мәдәният министрлыгы, Хәрби Дан музее һәм Уфа шәһәренең шахмат академиясе үткәрә. Җиңүчеләргә Хәрби Дан музее кубоклары тапшырылачак. Шахмат сөючеләрнең барысын да 24 ноябрь көнне сәгать 12 дә башланачак турнирда көтеп калалар.
Читайте нас