“Артур Фарваз улы – минем дустым иде, - диде үзенең чыгышында Радий Фәрит улы. – Ул илнең, республиканың патриоты, чын яугир иде. Ул милли көрәшне үстерү өчен күп хезмәт салды. Сезгә карап меңләгән малай да келәмгә чыгып көрәшеп батыр булырга хыялланыр”.
Ярышларда Русиянең 13 төбәгеннән килгән командалар көч сынаша. Карачай-Черкесс, Марий-Эл, Татарстан, Чувашия, Оренбург, Пермь, Сахалин, Свердловск, Ульяновск, Чиләбе өлкәләреннән, Ханты-Мансий автоном округыннан кунаклар бар.