Барлык яңалыклар
Спорт
13 ноябрь 2019, 14:05

Башкача көрәшмәскә уйлыймы?

Русия көрәшчесе Хәбиб Нурмөхәмәтов америкалы коллегасы Тони Фергюсон белән көрәштән соң карьерасын бөтенләйгә тәмамларга уйлый.

Русия көрәшчесе Хәбиб Нурмөхәмәтов америкалы коллегасы Тони Фергюсон белән көрәштән соң карьерасын бөтенләйгә тәмамларга уйлый.
Күпләрнең яраткан кумиры, көрәшче Хәбиб Нурмөхәмәтов – җиңел авырлыктагы UFC чемпионы. 28 көрәштә катнашып, 28 җиңү яулаган батыр ул. Аның алдагы көрәше америкалы Фергюсон белән булыр дип көтелә. Хәер, әлегә контрактка кул куелмаган әле.
Хәбибтән Фергюсоннан соң кем белән көрәшер идең дип сораганнар. “Ул кадәр еракка илтүче планнар төзергә яратмыйм, - дип җавап биргән ул. – Бар нәрсәгә бүгенге күзлектән чыгып карыйм. Бер карасаң, Фергюсон белән көрәш көненә кадәр яшәргә дә кирәк әле. Аңа кадәр ярты еллап – биш ай вакыт бар. Күз күрер. Бәлки, ул көрәштән соң башка берни дә булмас әле”.
Ә без Хәбиб катнашкан чагу көрәшләрне тагын да күрербез дип өметләнеп калыйк.
Читайте нас: