Русия җыелмасының ир-атлар командасы да, кызларныкы да җиңүләр яулый. Илнең җыелма командасы уңышларының төп өлешен якташыбыз, олимпия уеннары чемпионы Семен Елистратов җиңүләре алып тора. 11 ноябрьдә Семён, 1000 метр арага узышуда беренче килеп, алтын медаль яулады. Аңа кадәр күренекле якташыбыз 1500 һәм 5000 метр дистанциядә узышта алтын медальләр алуга өлгәшкән иде. Эстафета узышында Денис Айрапетян, Александр Шульгинов, Павел Ситников һәм Семен Елистратов бронза медаль дә яуладылар. Катнаш эстафетада Денис Айрапетян, Павел Ситников, Екатерина Ефременкова һәм Евгения Захарова көмеш медаль иясе булдылар. Дөнья кубогы ярышлары алты этаптан тора. Семенга алдагы этапларда да уңышлар телибез.