Барлык яңалыклар
Спорт
12 ноябрь 2019, 21:55

Башкортстан спортчылары югары бәяләнә

“Уфа” футбол клубы ярымсакчысы Даниил Фомин ил җыелмасына чакырылды.

Республика спортчылары спортның күп төрләре буенча илнең җыелмасына чакырыла һәм җиңүләр яулый. Әмма әлегә кадәр безнең футболчыларның ил җыелмасының иң мөһим уеннарына чакырылганы юк иде әле. Даниил үзенең ил җыелмасына чакырылуын белгәч, болай дип чыгыш ясаган иде: “Мин башта бу хәбәргә ышанмадым. Җыелмага чакырылучылар исемлеген күргәч кенә ышандым. Хыяллар тормышка аша, мин бик бәхетле. Үземне иң яхшы яктан гына күрсәтергә тырышачакмын”, - дигән иде.
Русия командасы 2020 елда узачак Европа беренчелегенә сайлап алу турнирында 16 ноябрьдә Бельгия һәм 19 ноябрьдә Сан- Марино командасы белән көч сынашачак. Әлеге вакытта ил җыелмасы Сочи шәһәрендә спорт җыенында. Якташыбыз 12 ноябрьдә “Матч” телеканалына биргән әңгәмәсендә: “Мине ил җыелмасында бик яхшы кабул иттеләр. Мораль яктан да, киңәшләре белән дә ярдәм итәләр”, - дип чыгыш ясады. Әлеге вакытта Русия җыелмасы безнең группада икенче урында бара. Беренче урында - Бельгия командасы. Киләсе уен нәтиҗәсе буенча группа җиңүчесе билгеләнәчәк. Ил җыелмасына да, якташыбызга да уңышлар телибез.
Читайте нас: