Барлык яңалыклар
Спорт
8 ноябрь 2019, 13:50

Заманча мәйданчыклы булганнар

Гафури районындагы ике авылны газга тоташтыру да тәмамланды.

Кичә Авыргазы районының Семенкино авылында йөгерү өчен тәгаенләнгән юллы спорт мәйданчыгы ачылды.

Финанслау “Авыл биләмәләренең тотрыклы үсеше” федераль максатлы программасына ярашлы республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча башкарылды.

7200 кв. метр мәйданлы территориягә вакланган резина кисәкләре түшәлгән. Спорт мәйданчыгында футбол, баскетбол, теннис, волейбол, хоккей белән шөгыльләнергә мөмкин, йөгерергә була.

Спорт объектының караңгы вакытта яктыртылуы кичтән шөгыльләнергә дә мөмкинлек бирә. Бу спорт мәйданчыгы төзелешенең гомум бәясе 2 миллион 457 сумга төшкән, диләр аграр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Федераль максатлы программа кысаларында шушы көннәрдә Гафури районындагы ике авылны газга тоташтыру да тәмамланды. Воиновка һәм Ивановка авылларындагы ике яңа газүткәргеч линияләре 5,5 километр тәшкил итте. Эшләрнең бәясе – 4,9 миллион сум. Бу һәр авылда 57 йортны газ белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Читайте нас: