Барлык яңалыклар
Спорт
31 октябрь 2019, 17:07

Художестволы гимнастика үзәге ачылды

Уфа яшьләренә спортка якынаерга матур сәбәп туды.

Уфа яшьләренә спортка якынаерга матур сәбәп туды.
Уфаның Революцион урамында яңа художестволы гимнастика үзәге ачылды. Иркен спорт залы көн дәвамында яшь гимнастларны һәм аларның тренерларын кабул итәчәк. Шулай ук биредә республика һәм бөтенрусия ярышлары да уздырылачак.
Шушы ук үзәктә художестволы гимнастика буенча Башкортстанның җыелма командасы өчен база булдыру да күз уңында тотыла. Үзәкне ачканда Рио-де – Жанейрода узган олимпиадада көмеш медаль яулаган гимнаст кыз Яна Кудрявцева катнашты.
Безнең Башкортстаннан иң билгеле гимнаст хатын-кыз ул -Ләйсән Үтәшева.
Спортчы, художестволы гимнастика буенча спорт мастеры, Русия һәм халыкара ярышларда җиңүче, команда зачетында ике тапкыр Европа чемпионкасы, дөнья Кубогы иясе, БДБ һәм Балтыйк буе илләре Яшьләр уеннарында җиңүче якташыбыз бүген ике бала үстерә, телевидениедә спорт комментаторы булып эшли.
Читайте нас: