Барлык яңалыклар
Спорт
22 октябрь 2019, 00:26

“Алкаш”

Хәбиб Макгрегорны шулай дип атаган

Русия спортчысы, UFC буенча җиңел гәүдә авырлыгы категориясендә дөнья чемпионы Хәбиб Нурмөхәммәтов белән Ирландия спортчысы Конор Макгрегор интернет аша сүз көрәштергән, бер-берсенең бакчасына таш атышканнар. Башта Конор адресатын күрсәтми генә: “Кем монда мужик? Кем шатерга халык җыеп шоу ясый, шулмы? Үзеңне алдавыңны дәвам ит”, - дип язган. Хәбиб аңа җавап итеп: “Алкаш” дип язган.
Былтыр октябрь аенда Конор Макгрегор Хәбибтан җиңелде. Әмма ул яңадан Мәскәүдә реванш-яуда очрашырга каршы түгеллеген әйтә килә. Быел Хәбиб Дастин Порьены җиңеп чемпион исемен яклады.
Читайте нас: