Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь 2019, 22:30

Роналду иң яхшылар исемлегендә

Алдагы елда узачак футбол буенча Европа чемпионатына сайлап алу уеннарында Роналду үзенең 700 нче голын кертте.

Алдагы елда узачак футбол буенча Европа чемпионатына сайлап алу уеннарында Роналду үзенең 700 нче голын кертте.


Бу тарихи мизгел, Португалия һәм Украина командалары очрашуы вакытында булды. Мондый мәргәнлеккә ирешкән футболчылар арасында Роналду алтынчы спортчы. Аңа кадәр бу югарылыкка Бразилиядән Ромарио һәм Пеле, Австриядән Йозеф Бацан, Германиядән Герд Мюллер һәм Венгриядән Ференц Пушкаш күтәрелгән иде. Криштиану Роналдуның уйнаган клублары да иң көчлеләр исәбендә. Ул үзенең беренче клубы “Спортинг” өчен – 5, “Ювентус” өчен –32, “Манчестер Юнайтед” өчен – 118, “Реал” өчен – 450 һәм үз илнең җыелма командасы өчен уйнаганда 95 гол керткән. Ил җыелмасы өчен иң күп гол керткән уенчылар арасында ул икенче баскычны били. Бездә кайчан шундый футболчы туар икән?





Читайте нас: