Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь 2019, 22:26

Моржлар су керә башлый

Димәк, якын арада көннәрнең суынуы көтелә. Чыныгу һәм кышкы йөзү белән шөгыльләнүчеләр 20 октябрьдә Уфаның “Кашкадан” паркында беренче чирканчык алачаклар.

Димәк, якын арада көннәрнең суынуы көтелә. Чыныгу һәм кышкы йөзү белән шөгыльләнүчеләр 20 октябрьдә Уфаның “Кашкадан” паркында беренче чирканчык алачаклар.


Башка елларда мизгел “Солдат күле”ндә ачыла торган иде. “Кашкадан” паркында төзекләндерү эшләре башакарылгач, моржлар аны үз иткән. Башкортстанның кышкы йөзү федерациясе җитәкчесе Александр Пенкин алдагы планнары белән уртаклашты.
Якын киләчәктә “Кашкадан” паркында федерациянең бүлекчәсен ачачакбыз. Бүлекчә ел әйләнәсенә эшләячәк. Кышын чыныгу һәм йөзүгә күбрәк игътибар биреләчәк, ә җәйләрен чыныгырга һәм шәһәр кешеләрен йөзәргә өйрәтәчәкбез. Шунда ук төбәкара һәм ил күләмендәге ярышлар да уздырылачак. Мәсәлән, 2020 нче елның февраль аенда Русия Кубогы этабы бездә узачак, – диде җитәкче. Мизгел ачу сәгать 10 да башлана. Салкын судан курыкмаучылар, рәхим итегез!

Читайте нас: