Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь 2019, 22:33

Кызларыбыз җиңә

Әле күптән түгел генә хатын-кызларның бокс белән шөгыльләнүе төрле фикерләр уята иде.

Әле күптән түгел генә хатын-кызларның бокс белән шөгыльләнүе төрле фикерләр уята иде.


Берәүләр аны хуплап каршы алды, икенчеләре бу хатын-кызны бизәми, дигән фикердәләр. Ни генә димәсеннәр, хатын-кызлар арасында бокс ярышлары хәзер дөнья күләмендә дә үткәрелә башлады. Шуларның чираттагысы Улан-Удэ шәһәрендә тәмамланды. Безнең җыелма кызлары 2 алтын, 2 көмеш, 1 бронза медаль алуга ирештеләр. Чемпионатның беренче алтынын 51 килограмм авырлыктагы үлчәмдә, Лилия Аетбаева яулады.
Лилия Кемерово өлкәсендә туып үскән. Сәләтле кыз 13 яшеннән бокс белән шөгыльләнә башлый һәм 2012 елдан ил чемпионатында җиңүләр яулый. 2018 нче елның 2 октябрендә аңа халыкара спорт мастеры дәрәҗәсе бирелә. Талантлы спортчыбыз, киләсе елда узачак Олимпия уеннарында катнашырга әзерләнә. Кызыбызга уңышлар телик.


Читайте нас: