Барлык яңалыклар
Спорт
17 октябрь 2019, 23:15

Көчле спортчылар да арый

Белүегезчә, 15 октябрьдә Мәскәүдә 30 нчы тапкыр үткәрелүче “ВТБ Кремль кубогы” дип исемләнгән дөньякүләм теннис турниры башланды.

Белүегезчә, 15 октябрьдә Мәскәүдә 30 нчы тапкыр үткәрелүче “ВТБ Кремль кубогы” дип исемләнгән дөньякүләм теннис турниры башланды.


Бу турнирда катнашу өчен бездән Андрей Рублев, Карен Хачанов һәм Даниил Медведев сайлап алынган иде. Кызганычка каршы, бүгенгесе көндә теннисчыларның дөнья рейтингы буенча дүртенче баскычын биләгән Даниил Медведев бәйгеләрдә катнашмаячагын белдерде. Ул моны физик ару белән аңлатты.
– Шанхай шәһәрендә үткән турнирдан соң бик арыдым. Мин профессиональ спортчы, шуңа күрә бәйгегә 100 процент әзер булмаганда теннис мәйданына чыга алмыйм, – дип чыгыш ясады. Даниилны аңларга да була. Ул гыйнвар аенда рейтинг буенча 28 нче баскычны били иде. Узган сигез ай эчендә дөньякүләм бәйгеләрнең тугыз финалына чыгуга өлгәште. Шуларның Болгария, Русия, АКШ һәм Кытайда уздырылганнарында җиңү яулады.
Русия теннисчылар федерациясе җитәкчесе Шамил Тарпищев та аның карарын аңлап кабул итүе хакында белдерде: «Сигез ай эчендә өченче унлыктан дүртенче баскычка күтәрелү, иң зур тугыз ярышның финалына чыгу теләсә кайсы спортчының хәлен алыр иде. Аңа сәламәтлек телибез. Ул дөньякүләм турнрларның финал бәйгесенә сайлап алынды инде. Дөньяның иң көчле спортчылары 10-17 ноябрьдә Лондон шәһәрендә көч сынашачак. Бу зур бәйгедә Даниил үзен күрсәтер әле дигән өметтәбез», – диде Шамил Тарпищев.



Читайте нас: